Яшел Үзәннең “Чишмә-Родник” үзәгендә ялгыз яшәүче өлкәннәрне тәбрикләделәр

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Яшел Үзәннең “Чишмә-Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  үзәгендә волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәр белән очрашу булып узган.

Алар өчен күңел ачу программасы оештырылган, Малахов системасы буенча махсус күнегүләр эшләнгән. Ә “Осталар шәһәре” клубында шөгыльләнүче балалар өлкәннәргә үз куллары белән эшләнгән энә савытлары бүләк  иткәннәр.

Чара ахырында өлкәннәргә кечкенә генә азык-төлек җыелмалары да биргәннәр.  

                                                                                                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International