"Тандер" ЯАҖ Менделеевск шәһәрендә яшәүче эшсезләргә үзенең вакансияләрен тәкъдим иткән

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Бүген Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Тандер" ЯАҖ өчен эш бирүче көне узган. Әлеге чарада эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнашкан.
Алар өчен товаровед, азык-төлек товарларын сатучы, кибет директоры кебек эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителгән.
Эш бирүче көненә 22 хатын-кыз килгән. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 10 кешегә эш урыннарына юллама бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International