ТР предприятиеләрендә 1 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 28 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә чаклы 1 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлем очрагы 30 сентябрьдә Теләче районының "Алан" ҖЧҖдә булган. 48 яшьлек терлекче каравыл бүлмәсендә төтенгә тончыгып үлгән. 

27 сентябрьдә исә Яр Чаллыда урнашкан "СиЭнЭйч-КамАЗ" ҖЧҖдә эшләүче слесарьнең күзен трактор төзекләндергән чакта кулыннан ычкынып киткән отвертка җәрәхәтләгән.

Икенче авыр очрак 30 сентябрьдә булган. Р-230 автоюлында юл-транспорт һәлакәтендә "Алабуга ит комбинаты"ның сату буенча менеджеры зыян күрә.

Узган хисап атнасында шулай ук төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. Ул 30 сентябрь көнне Әлмәт ашыгыч ярдәм станциясендә булган. Авыру янына барган чакта машина юл-транспорт һәлакәтенә очрый, нәтиҗәдә 24 һәм 38 яшьлек ике фельдшер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алалар.

Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International