Яшел Үзәннең “Чишмә-Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге янәшәсендә “Булачак укучы” дип исемләнгән клуб янәдән үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре клуб эшчәнлеге белән танышкан инде. Ул исә баланы мәктәпкә әзерләүнең психологик проблемаларын чишүгә, әти-әниләрне дә, балаларны да мәктәпкә укырга әзерләүгә юнәлдерелгән.
Бу дәресләрдә кулларның вак моторикасын яхшырту өчен арт-терапия уздыру да күздә тотыла.