Түбән Каманың "Веста” үзәгендә наркотикларга каршы чаралар уза

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

 

"Веста үзәгенең  юрисконсульты Л.Давлетшина Түбән Кама шәһәренең  микрорайоннарында «Сәламәт яшьләр - сәламәт киләчәк» дигән темага яшүсмерләр өчен дәресләр үткәргән.  Дәреснең максаты үсмерләрне  сәламәт тормыш юлына юнәлдерүдән гыйбарәт.

Дәрес барышында балаларга видеоролик күрсәтелеп,  исерткеч эчемлекләрнең, наркотикларның яшь кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында тәфсилләп аңлатылган.

Сюжетны караганнан соң үсмерләр бик күп сораулар биргәннәр.  Аларда бу тема бик зур кызыксыну уяткан.  Балаларның сорауларына исә юрисконсульт бик үзенчәлекле, тулы җаваплар биргән.

Дәрес азагында яшүсмерләр сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, аны яшьтән үк сакларга дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International