Менделеевскта яшәүче Алинә Садыйкова Бөтенрусия балалар рәсеме конкурсында 2 нче урынны яулаган

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Мәгълүмати технологияләрне ирекле сертификатлаштыру системасының жюри әгъзалары Менделеевскта урнашкан "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында торучы Алия Садыйкованың иҗади эшен "Үсемлекләр дөньясы" Бөтенрусия балалар рәсеме конкурсында икенче урынга лаек дип тапканнар. 
Әлеге бәйгедә катнашкан беркем дә игътибарсыз калмаган. Автор  Диплом, педагог - алтын сертификат, ә иҗади проект җитәкчесе исә "Өмет яры" үзәгенең  мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, Алия "Үсемлекләр дөньясы" Бөтенрусия балалар рәсеме конкурсына "Тормыш матур" дип исемләнгән иҗади хезмәт тәкъдим иткән булган.  Аны ясау өчен кыз укытучысы белән бергә балчык, кабак орлыклары, Кама елгасы буеннан кабырчыклар кулланган.
Иҗади эшнең барышын исә җирле остабикә - Людмила Афанасьева тикшереп торган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International