23 нче октябрьдән 29 нчы октябрьгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,87% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Бүгенге көнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17746 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 150 кешегә кимрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 834 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 593е эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 467 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.