Казанда "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика акциясе узачак

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
4 ноябрь көнне "Мега" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика акциясе узачак.  Әлеге чарада Татарстанның балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән һәм күп балалалы гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак.  Акцияне Татарстан Республикасы Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге уздыра.
Чара кысаларында концерт программасы, тимераякта шуу, буйлы курчаклар белән истәлеккә фотосурәткә төшү һ.б. күңел ачу чаралары каралган. Уен мәйданчыклары да эшләячәк: оригами стилендә открыткалар ясау, иҗади остаханәләр, аквагрим ясау, һава шарларыннан уенчыклар ясау да булачак.
Балаларны уйнатырга "Казан әниләре" хәйрия оешмасы вәкилләре дә ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International