Минзәләдә сәяси репрессия корбаннарын искә алганнар

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Бүген Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара үткәргәннәр.  Бу көнне балалар каршында Александра Мансурова чыгыш ясаган. Ул үзенең әтисе күргән авырлыклар хакында сөйләгән. Балалар аны игътибар белән тыңлап, сораулар биргәннәр.
Белгечләр билгеләвенчә, мондый чаралар өлкән буынның җилкәсенә төшкән кыен заманнар хакында онытмаска, һәрдаим истә тотарга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International