Чистайда яшүсмерләргә хокукый белем нигезләрен аңлаталар

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең юридик бүлек  белгечләре  еш кына Чистайның белем бирү учреждениеләренә чыгалар. Алар балаларны төрле хокук бозулар өчен каралган җаваплылык төрләре белән таныштыралар.
Әлеге төр чаралар уздыру барышында тормышта булган чын хәлләр  мисалга китерелә, ата-аналар һәм балалар үзара әңгәмәдә бик теләп катнашалар.
Бу чаралар "Хокукый белем мәктәбе" проекты кысаларында уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International