Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү арту соңгы атналарда бәхәсле темаларның берсе булды. Ата-аналар бу хәбәрне бик авыр кабул итте, хөкүмәт вәкилләре исә халыкны тынычландырырга тырышып, аңлату эшләре алып барды.
2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналар чыннан да күбрәк түли башлаячак. Әмма рәсми рәвештә эшләп, аз керем алганнарга борчылыр өчен бер сәбәп тә юк, ди түрәләр. Түләү якынча 1000 сумга артыр дип көтелсә дә, өстәмә компенсацияләр ярдәмендә бу “йөк”не шактый гына җиңеләйтәчәкләр.
Хәзер ата-аналар беренче балага – 20, икенчегә – 50, өченчегә 70 процент күләмендә федераль компенсация ала. Алар яңа елдан соң да саклана. Һәм моңа өстәмә төбәк субсидиясе дигән яңа төр ярдәм дә барлыкка килә. Аның күләме гаилә кеременә бәйле булачак. Шулай ук балалар бакчасының төре, нарасыйның яше, ул йөргән төркемнең эшләү вакыты да исәпкә алыначак.
Кереме бер кешегә 10 мең сумнан артмаган гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү бик азга гына артачак дип, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре моны мисаллар белән раслый. Әйтик, беренче баласын (3 яшьтән 7 яшькә кадәр) 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән, кеше башына 10 меңнән кимрәк керемгә ия гаилә өчен түләү нибары 261 сумга гына артачак дип исәпләп бирә алар.
|
2013 елның октябрендә |
2014 елның 1 гыйнварыннан |
|||||
|
Түләү |
9нчы санлы карар буенча компенсация күләме (уртача түләү күләменнән 20% ) |
Ата-ана чынлыкта түли |
Түләү |
9нчы санлы карар буенча компенсация күләме (уртача түләү күләменнән 20% ) |
Өстәмә компенсация күләме |
Ата-ана чынлыкта түли |
|
1330 |
221,2 |
1108,8 |
2283 |
228,2 |
684,4 |
1369,8 |
Керем дәрәҗәсе югарырак булган саен, компенсация күләме дә кими бара. Бер кешегә 20 мең сумнан артык акча туры килүчеләргә исә әлеге ярдәмгә бөтенләй өметләнәсе юк. Әмма мондый гаиләләр безнең республикабызда бик аздыр, мөгаен. Хәер, андый керемгә ия ата-аналар дәүләт ярдәменә мохтаҗ да түгел.
- Дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш. Без менә шуңа юнәлеш тотабыз. Бөтен илләрдә диярлек шул рәвешле эш итәләр. Ярдәмгә мохтаҗ булмаганнарга без ни өчен субсидияләр биреп торырга тиеш әле? Алар үзләрен үзләре кайгыртыр хәлдә. Дәүләт аз керемле гаиләләргә булышырга тиеш, - дип саный Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
Шулай ук ата-ананың берсе җитди сәбәпләрсез эшләмәгән очракта да өстәмә төбәк субсидиясе бирелмиячәк. Бу шарт белән килешмичә, ризасызлык белдерүчеләргә Наталья Бутаева болай дип белдерде:
- Эшләргә теләмичә караватта ятучыларга без нигә ярдәм итәргә тиеш әле. Эш юк дип зарланучыларга исә мин ышанмыйм. Эш республикабызда бар. Рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләргә килгәндә, дәүләт ярдәменә өмет итә алмауда алар үзләре гаепле. Салым түләмичә керем алучылар да субсидиядән коры кала инде.
Күпме кеше өстәмә субсидиягә дәгъва итә алачагы якынча исәпләп тә чыгарылган инде – балалар бакчасына йөргән 190 мең баланың 130 меңенә компенсация түләнәчәк икән.
Субсидия алу өчен документлар җыю һәм тапшыру белән бәйле мәшәкатьләр исә булмаячак диләр. Ата-аналарга хәтта социаль яклау бүлекчәләренә барып йөрергә дә кирәк түгел. Бар белешмәләрне график буенча бала йөргән бакчада кабул итәләр. Бүген шул рәвешле 4500 кеше документларын тапшырган инде.
Шуны да искәртергә кирәк: ниндидер сәбәпләр аркасында документларны билгеләнгән көндә тапшыра алмаучылар социаль яклау бүлегенә килә ала. 1 гыйнвардан субсидия түләнә башлансын өчен бар кирәкле документларны 31 гыйнварга кадәр җыеп китерү сорала. Аннары документларны ярты елга бер генә яңартасы булачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов балалар бакчасына түләү арту белән тәрбия йортларында балаларны карау, белем-тәрбия сыйфаты да үсәчәк, дип вәгъдә итә. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган да инде – балалар бакчаларына яңа уку-методик комплектлар, мультимедия җиһазлары кайтарылган, алга таба тәрбиячеләрнең квалификациясен үстерү дә каралган.
Фото my-happyend.ru сайтыннан алынды.