Яшь казанлыларны аборигеннарның музыка коралларында уйнарга өйрәткәннәр

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Кичә Казанның халыкны социаль тәэмин  итү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм "0525" сәнгать челтәре планетарие волонтерлары белән берлектә "Җанга сихәтле музыка" дип аталган чара уздырылган. Бу көнне яшь казанлыларны аборигеннарның музыка коралларында уйнарга өйрәткәннәр.
Волонтерлар балаларга гарәп, африка һәм алтай этник музыка кораллары килеп чыгышы, аларны җитештерү һәм уйнау техникасы хакында сөйләгәннәр. Дарбук, джемба һәм варганда матур итеп көйләр уйнап күрсәтү балалар күңеленә аеруча хуш килгән.
Чара барышында балалар үзләре дә әлеге коралларда уйнап караганнар. Гадәти булмаган, әмма шул ук вакытта бик гади кораллар аларның ритмик күнекмәләрен үстерергә ярдәм иткән.
Чарада авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче  15 бала катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International