ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүгенгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,85%ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган атнадагысына караганда 0,01% ка түбәнрәк.
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узган. Чарада үзәктә эшсез сыйфатында исәптә торучылар, шулай ук теләге булган һәр граждан катнашкан.
Агымдагы елда Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге "Эколидер" республика конкурсында катнашкан булган. Алар тарафыннан әзерләнгән "Минем шәһәр - минем кайгырту" дип аталган программа бу конкурсның җиңүчесе дип танылган.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә WII SPORTS дип исемләнгән рекреацион-уен приставкасын кулланалар.
Бу көннәрдә министрлык карамагындагы социаль тәэмин итү  учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы  чаралар үткәргәннәр. Кукмараның "Солнышко-Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында районның иҗтимагый совет вәкиле Гөлүсә Әхәтова "Русия җәмгыяте  һәм ришвәтчелек" дигән фильм күрсәткән.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Түбән Камада мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тулысынча җайлаштырылган, шәһәр өчен әле  иң беренче булган бассейн ачылу тантанасы булып узды. 
Менделеевск "Өмет яры"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгече "Иҗтимагый инициатива-2013" конкурсының "Инвалидлар һәм аларның гаиләләрен социаль җайлаштыру һәм хезмәт интеграциясе" номинациясендә  җиңүче дип танылган.  "Мукосолька" клубы проекты грант откан.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында олылар белән эшләү өчен сенсор бүлмәсен актив кулланалар. Бер ел эчендә генә махсус психологик укуларда 120 өлкән яшьтәге кеше катнашкан.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге 15 еллыгын билгеләп үткән.  Үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм монда кайчандыр тернәкләндерү үткән яшьләр тарафыннан әзерләнгән концерт барлык кунаклар өчен зур бүләк булган. "Яңарышны" тәбрикләргә КНИТУ студентлары да килгәннәр.  Балалар бергә җырлаганнар, уйнаганнар.  Үзәк карамагындагы балалар  "Нәни йолдызлар" дигән бию башкарганнар.
Бәйрәм тантанасы чәй өстәле артында дәвам иткән.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматына  караганда, 29 нчы ноябрьдән 6 нчы декабрьгә чаклы 1 авыр һәм 1 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International