Менделеевск "Өмет яры" үзәге белгече "Иҗтимагый инициатива-2013" конкурсының бер җиңүчесе дип танылган

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Менделеевск "Өмет яры"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгече "Иҗтимагый инициатива-2013" конкурсының "Инвалидлар һәм аларның гаиләләрен социаль җайлаштыру һәм хезмәт интеграциясе" номинациясендә  җиңүче дип танылган.  "Мукосолька" клубы проекты грант откан. Әлеге эшнең авторы - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече М.Александрова.  Аның проекты мөмкинлекләре чикле балаларны балчык һәм тозлы он әвәләү юлы белән, ягъни халык кәсепчелеге төрләре аша тернәкләндерүдән гыйбарәт. Клуб эшчәнлеге кысаларында рус халык кәсепләренә, әвәләргә, күргәзмәләр оештырырга өйрәнүләр булачак дип ышандыра автор. Белгеч фикеренчә, камыр белән эшләү моториканы яхшырта, хәрәкәтләр җитезлеген үстерүгә, сөйләм сәләтен ачуга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International