Яшел Үзәндә 14 эшсез кешене эшкә урнаштырганнар

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узган. Чарада үзәктә эшсез сыйфатында исәптә торучылар, шулай ук теләге булган һәр граждан катнашкан. Ярминкәдә шәһәрнең Горький исемендәге заводы, Яшел Үзән фанера заводы, "ПМФК" ҖЧҖ ашханәсе, химия фәнен тирәнтен өйрәнү көллият-интернаты кебек оешмалары 142 вакансия тәкъдим иткәннәр.
Чарага 157 кеше килгән, шуларның 14енә эш урыннарына юллама бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International