Түбән Кама Татарстанның иң "каршылыксыз" шәһәре исемен дәгъваларга хокуклы

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Бу көннәрдә Түбән Камада мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тулысынча җайлаштырылган, шәһәр өчен әле  иң беренче булган бассейн ачылды.  Шәһәр мэры Айдар Метшин һәм инвалид-колясочникларның шәхси контроле һәм инициативасы белән  башланган әлеге проект "Каршылыксыз Түбән Кама" һәм "Уңайлы мохит" масштаблы программалары кысаларында ел дәвамында тормышка ашырылган.
29 нчы мәктәп җирлегендә урнашкан әлеге бассейн төзекләндерүдән соң укучылар өчен дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнарга да актив спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен бертигез мөмкинлекләр бирә.
Әлеге спорт объекты хәрәкәт-терәк аппараты кимчелекләре булган инвалидларның биредә үзләрен уңайлы хис итүләре өчен барлык таләпләргә дә туры килә. Биредә махсус җиһазландырылган  киенү-чишенү, душ, бәдрәф бүлмәләре бар. Бинага керү дә бик уңайлы эшләнгән - инвалидлар өчен монда махсус электр күтәртү механизмы урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International