Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сенсор бүлмәсе ярдәмендә дәвалыйлар

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында олылар белән эшләү өчен сенсор бүлмәсен актив кулланалар. Бер ел эчендә генә махсус психологик укуларда 120 өлкән яшьтәге кеше катнашкан.
Укулар башланыр алдыннан психологлар олыларның психологик торышын өйрәнәләр, медикларның диагнозлары белән танышалар. Моннан чыгып, 8-10 кешедән торган төркем җыела. Бу төркем атна дәвамында көн саен укуларда шөгыльләнә.  Махсус бүлмә диван, фиброоптик җепселләр, аякларны массажлау өчен мендәр, туплар белән җиһазландырылган.
Монда килеп шөгыльләнә алырга мөмкинлекләре булмаган гражданнар өчен күчмә сенсор комплексы эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International