Республика предприятиеләрендә 4 хезмәткәр зыян күргән

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматына  караганда, 29 нчы ноябрьдән 6 нчы декабрьгә чаклы 1 авыр һәм 1 төркемле  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән бәхетсезлек очрагы 2 декабрь көнне Кукмара район үзәк хастаханәсендә булган. Малмыж-Казан трассасының 88 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә хастаханә хезмәткәре зыян күрә.
3 декабрьдә исә Казанның "РР групп төзелеш фирмасы"нда төркемле бзхетсезлек очрагы теркәлгән. Яр Чаллыда пар генераторы кебек ябык савытта су җылыткан чакта  шартлау барлыкка килә.  Нәтиҗәдә әлеге савыт төзелә торган объект аша очып, 5 катлы торак йортка килеп бәрелә. Әлеге йортта яшәүчеләргә зыян килмәгән.  Әмма ике эшче һәм үлгән һәм берсе реанимациядә ята.
Барлык очраклар буенча тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International