Министрлык карамагындагы социаль тәэмин итү учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәргәннәр

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Бу көннәрдә министрлык карамагындагы социаль тәэмин итү  учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы  чаралар үткәргәннәр. Кукмараның "Солнышко-Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында районның иҗтимагый совет вәкиле Гөлүсә Әхәтова "Русия җәмгыяте  һәм ришвәтчелек" дигән фильм күрсәткән.
Укучыларда ришвәтчелеккә карата тискәре караш уяту максаты белән Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  юристы һәм районның ришвәтчелеккә каршы тору һәм икътисадый куркынычсызлык төркеме хезмәткәре 96 нчы һөнәри көллият укучылары белән очрашу уздырганнар. Әңгәмә барышында укчылар ришвәтчелеккә каршы көрәш ысуллары белән танышып, кызыксындырган сорауларына җаваплар алганнар.
Моңа охшаш чара Кукмара "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә дә үткән. Белгечләр "Хокукый зал" кысаларында "Без кануннар белән дус" дигән чара уздырганнар. Яшүсмерләр белән эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре аралашканнар. Ахырда балаларга "Балалар ришвәтчелек хакында сөйли" дип исемләнгән фильм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International