Минзәлә комплекслы үзәге "Эколидер" конкурсының җиңүчесе дип танылган

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Агымдагы елда Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге "Эколидер" республика конкурсында катнашкан булган. Алар тарафыннан әзерләнгән "Минем шәһәр - минем кайгырту" дип аталган программа бу конкурсның җиңүчесе дип танылган.
Билгеләп үтик, әлеге программа 2012 елда "РИТЭК" ААҖ республика конкурсында җиңү яулаган һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннанн уңышлы гына тормышка ашырылган булган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International