ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2013 ел
җомга
Бу көннәрдә Бөгелмәдә урнашкан "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә 15 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. 15 ел эчендә әлеге үзәк күп кенә үзәгәрешләргә дучар булган.   Биредә тир түгүче белгечләр ел саен төрле конкурсларда катнашып, яңадан-яңа җиңүләр яулап киләләр.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда гомер итүче инвалидларның бары 2 проценты гына бүгенге көндә тулы тормыш белән яши. “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру дәверендә республикабызда мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен шактый гына шартлар тудырылса да, хәл ителәсе мәсьәләләрнең иге-чиге күренми әлегә.
Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Бүген ул 0,86% тәңгәл килә.
Республикабыз оешма-предприятиеләренә  34553 эшче кирәк. 4 сеннән 17 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3520 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Бүгенге көндә Татарстанда 17587 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 4 сеннән 17 нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 1151 татарстанлы эшсез дип танылган.
 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясе җирлегендә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сумны тәшкил итәчәк.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Алар, үзәк белгечләре ярдәме белән туганнарына бүләкләр әзерли башлаган.
Бүген Казанның 1нче балалар хастаханәсендә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге һәм "Июль" хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән хәйрия акциясе уздырылган. 
Яр Чаллыда урнашкан балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе тарафыннан оештырылган ярминкәдә катнашканнар.
ММЧда узучы балаларга карата куч куллану һәм мәрхәмәтсезлеккә каршы  Русиякүләм мәгълүмати кампаниясе кысаларында  Лениногорскта урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече  "Медицина куркынычсызлыгы турында мин нәрсә беләм" дип исемләнгән викторина уздырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International