Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Бүген ул 0,86% тәңгәл килә.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш һәм Лаеш районнарында. Ул 0,28% тәшкил итә. Питрәч һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,47 һәм 0,54%).
Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында (5, 18%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Биредә 415 теркәлгән эшсезгә 27 вакансия генә тәкъдим итә алалар.