Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Алар, үзәк белгечләре ярдәме белән туганнарына бүләкләр әзерли башлаган. Хезмәт терапиясе буенча дәресләрдә исә  Кар бабай открыткасын ясаганнар.
Әлеге дәреснең максаты форма, зурлык, күләм, төс кебек төшенчәләрне дөрес аңларга өйрәтүдән, кулларның, күзләрнең хәрәкәтләнүен көйләүдән, балада яхшы гадәтләр тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International