Республикабыз оешма-предприятиеләренә 34553 эшче кирәк. 4 сеннән 17 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3520 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 17310. 4434 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 2872 урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 19855 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,5 кеше тәшкил итә.