Республика "Гаилә" үзәге белгечләре балалар өчен хәйрия акциясе үткәргәннәр

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Бүген Казанның 1нче балалар хастаханәсендә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге һәм "Июль" хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән хәйрия акциясе уздырылган.  "Балаганчик на Булаке" дип исемләнгән  балалар театры артистлары бу көнне әкияти тамаша күрсәткәннәр.  Дәвалауда булган балалар әлеге тамашаны куюда актив катнашып, җыр-биюләр башкарганнар.  Кыш бабай һәр балага "Поколение Ашан Казань" хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән бүләк һәм "Траттория" рестораны тәкъдим иткән соклар, җиләк-җимешләр тараткан.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International