Бөгелмәдә урнашкан "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгенә 15 ел

2013 елның 20 декабре, җомга
Бу көннәрдә Бөгелмәдә урнашкан "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә 15 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. 15 ел эчендә әлеге үзәк күп кенә үзәгәрешләргә дучар булган.   Биредә тир түгүче белгечләр ел саен төрле конкурсларда катнашып, яңадан-яңа җиңүләр яулап киләләр. Бу бәйгеләр арасында аеруча мөһиме - "Иҗтимагый инициатива", "Югары социаль нәтиҗәгә ия Русия оешмасы", "Ритек" ААҖ хәйрия конкурсы һ.б.
Бүген тернәкләндерү үзәгендә ай саен 33 бала тернәкләндерү курсы уза.  Биредә аларны төрле яктан үстерү, дәвалау өчен дәвалау физик культурасы залы, музыка залы, психолог кабинеты, логопед, хезмәт буенча инструктор, сенсор бүлмәсе эшләп килә. Монда мөмкинлекләре чикле балалар югары квалификацияле массаж һәм физиопроцедуралар алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International