ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
ММЧда узучы балаларга карата куч куллану һәм мәрхәмәтсезлеккә каршы  Русиякүләм мәгълүмати кампаниясе кысаларында  Лениногорскта урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече  "Медицина куркынычсызлыгы турында мин нәрсә беләм" дип исемләнгән викторина уздырган. 

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан җитәкчелеге республикада эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга зур игътибар бирә. Бу максаттан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы журналистлар арасында «Уңыш формуласы» дип аталган бәйге уздыра.
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасында массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын  иң яхшы яктырту буенча  “Уңыш формуласы”  журналистлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Республиканың 18 районында урнашкан ММЧлары вәкилләре Казанга үзләренең бүләкләрен алырга җыелдылар. Конкурста барлыгы 3 иҗат коллективы, 31 кеше катнашкан. 

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 7 нче декабрьдән 13 нче декабрьгә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Бүген Балтачның “Наз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә тәрбияләнүчеләр янына Арбор мәктәбе укучылары кунакка килгән.

13
декабрь, 2013 ел
җомга
2014 нче елның гыйнварында ял көннәре хакында күп санлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау  министрлыгы хәбәр итә.
Бүген РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А.В.Вовченко Казандагы эшлекле визиты барышында  "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып китте.
Аксубайның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар узган. 
Бүген "Чиста биттән башлап" дип исемләнгән акция  кысаларында Кукмараның "Тылсым"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре  хәмер кулланучы хатын-кызлар белән кисәтү чарасы уздырганнар. Темасы - "СПИД йокламый!".
Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ТР Конституциясе көненә багышланган чара уздырылган. Биредә "Яшүсмер" клубы әгъзалары, ведомствоара исәптә торучы яшүсмерләр дә катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International