Татарстанда 17587 эшсез кеше бар

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 17587 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 4 сеннән 17 нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 1151 татарстанлы эшсез дип танылган.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 138 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 202 кешегә арткан.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе  0,86% ны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International