Татарстанда гомер итүче инвалидларның бары 2 проценты гына бүгенге көндә тулы тормыш белән яши. “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру дәверендә республикабызда мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен шактый гына шартлар тудырылса да, хәл ителәсе мәсьәләләрнең иге-чиге күренми әлегә.
Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр исәбе 316 меңнән артык – алар барлык халыкның 8 процентын тәшкил итә. Һәм аларның күпчелеге көндәлек тормышта төрле кыенлыклар белән очраша. Моның төп дәлиле булып “Ачык Татарстан” порталына килгән мөрәҗәгатьләр тора. Аларның 80 проценты инвалидлар проблемалары белән бәйле.
“Уңайлы мохит” программасы гамәлгә ашырылган соңгы 3 елда бу юнәлештә уңай нәтиҗәләр сизелә үзе. Әйтик, күп кенә дәүләт, сәламәтлек саклау, социаль учреждениеләр пандуслар белән җиһазландырылды, яңа төзелгән йортлар инвалидлар ихтыяҗларын күздә тотып төзелә башлады. Начар күрүчеләргә тактиль плиткалар, светофорлар куелды.
- Инвалидларның тормышын җиңеләйтү юнәлешендә байтак эшләр эшләнде. Әмма барысын да бер көндә генә үзгәртеп бетереп булмый. Әлегә ничек булырга тиеш икәнне генә күрсәттек. Төзүчеләрне, йорт проектларын булдыручыларны тиешенчә, дөрес итеп эшләргә өйрәтү дәвам итә, - ди Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин.
Төп кыенлыклар дип министр тарафыннан инвалидларның торак йортларын үзгәртү аталды. Белүебезчә, бик күп инвалидлар бүген айлар буе хәтта өйләреннән чыга алмыйча интегә. “Уңайлы мохит” программасы нигезендә 1710 подъезд мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылса да, лифтлар каралмаган йортларда ниндидер үзгәрешләр кертү, мәсәлән, пандуслар урнаштыру, гомумән, мөмкин түгел.
Әмма бу проблеманы хәл итү юнәлешендә дә беренче адымнар ясала – югары катларда яшәүче инвалидларга беренче каттагы фатирлар тәкъдим итә башлаганнар. Берничә кеше шул рәвешле торагын үзенә уңайлысына алыштырган да инде.
Инвалидлар өчен инфраструктура булдыру ул бик мөһим мәсьәлә, әмма уңайлы мохит ул пандуслар урнаштырудан гына тормый. Иң элек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата җәмгыять карашын үзгәртергә кирәк. Алар сәламәт кешеләр белән бертигез шартларда белем алырга, эшләргә, яшәргә хокуклы.
Әмма әлегә инвалид-балаларның белем алуга хокукын үтәү җиңел эшләрдән түгел. Мәктәпләр, училище-техникумнар, югары уку йортлар биналары алар өчен җайлаштырылмаган. Республикабызда 20 процент мәктәпләрне (ягъни 300гә якын мәктәп) сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен уңайлы итү максаты куелса да, моны тормышка ашыру гаять авыр булачак диләр.
Инвалидларны эш белән тәэмин итүне дә соңгы вакытта игътибар үзәгенә алдылар. Республикабызда 72 мең эшкә сәләтле инвалидларның 30 меңе бүгенге көндә төрле-оешма предприятиеләрдә хезмәт куя. Быелның 11 аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 251 эш бирүче белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен 444 эш урыны булдыру турында килешү төзегән.
Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, инвалидларның тормышын җиңеләйтү юнәлешендә ирешелгән нәтиҗәләр, эшләнеп бетмәгән юнәлешләр җентекләп анализланган. Хәзер 2014-2015 елларга бу өлкәдә башкарылырга тиешле чаралар тәгаенләнә.