Республиканың вакансияләр банкында 33500дән артык эш урыны бар

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 33504  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек  арта бара. Шулай итеп, 18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1879  кеше исәпкә баскан. 17224 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Менделеевскта һәм Алабугада 4329, 2870, 1831 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,51 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә  2гә якын хезмәт урыны туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International