Узган хисап атнасында республика предприятиеләрендә 9 хезмәткәр зыян күргән

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче декабрьдән 27 нче декабрьгә чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм 7 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

         Беренче үлем очрагы 22 нче декабрьдә «АкБарсДрожжаное» Чүпрәле ҖЧҖ сендә  булган. Тирес чыгарган чакта хезмәткәр транспортерга эләккән.

         Киләче очрак 25 декабрьдә теркәлгән. «Казанькомпрессормаш» ААҖ хезмәткәре  сәламәтлеге начараеп китеп эш урынында вафат була.

         Хисап атнасында шулай ук 7 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 21 нче декабрьдә «Высокогорские коммунальные сети» ААҖ  эшче баскычтан егылып төшкән.

         Икенче бәхетсезлек очрагы 23 нче декабрьдә «Строй Центр-1» ҖЧҖ    булган.  Биредә кирпеч диварны сүткән чакта ул хезмәткәр өстенә ауган. Нәтиҗәдә, эшченең сәламәтлегенә зыян килгән.

         24 декабрьдә «Буа шикәре» оешмасында пешекләп чистарту аппаратының пыяласын алыштырган чакта хезмәткән пешкән.

         Дүртенче  бәхетсезлек очрагы 26 декабрьдә «РосНефтеКомплект» җитештерү базасында теркәлгән. Автомашинаның борт тагылмасы биеклегеннән килеп төшкән йөк хезмәткәрне имгәткән.

Моннан тыш, җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүмат декабьнең беренче атнасында да теркәлгән. Шуларның берсе 5 декабрьдә Мәскәү-Уфа трассасында булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Транс-Авто» ҖЧҖ хезмәткәре зыян күргән.

14 декабрьдә «Казаньнефтепродукт» ААҖ  эшчесе дежур торган вакытында аягы таеп егылган.

16 декабрьдә “Казан” ҖЧҖендә эшләүче ташчы өченче каттан егылган.

Бу атна дәвамында төркемле бәхетсезлек  очраклары күзәтелмәгән.

Барлык очраклар буенча тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International