Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәге тарафыннан Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары уздырыла

2013 елның 27 декабре, җомга
Башкаланың 7 районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә "Мэри Поппинс", "Яңа елда сихерче маҗаралары", "Яңа ел әкияте"  дип исемләнгән Яңа ел тамашалары уздырганнар. Аларда күп балалы, аз тәэмин  ителгән гаиләләрдә үсүче һәм инвалид  балалар катнашкан. Алар бу көнне Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә тылсым иленә сәяхәт кылганнар.
Бәйрәм ахырында һәр балага тәм-томнар өләшенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International