Иң күп эштән китүчеләр саны эшкәртүче җитештерү тармагында күзәтелә

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 141 кеше эштән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен,  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 131 кеше эштән киткән.

Иң уңай хәл әлегә балык тоту тармагында күзәтелә: узган атнада бу өлкәдә эшләүчеләр арасында 2 генә кеше эштән киткән. Яхшы күрсәткечләр шулай ук электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату тармагында күзәтелә. Биредә 12 кеше эшсез дип танылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International