Менделеевск районы "Өмет яры" үзәге белгечләре тарафыннан инвалид балалар өчен Яңа ел тамашасы уздырылган. Бәйрәмгә килә алмаган балаларны да онытмаганнар. Алар янына белгечләр махсус килеп, өйләрендә котлап киткәннәр. Кыш бабай һәм Кар кызын күргән балаларның сөенечләре эчләренә сыймаган. Яңа ел алдыннан бу могъҗиза алар күңеленә бик тә хуш килгән.