ТРда яңа елдан иң түбән хезмәт хакы артырга мөмкин

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Бүген Казанда, ТР Мәдәният министрлыгында, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы Республика комиссиясе утырышы булды.
Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов катнашты.
Утырыш барышында ТРда иң түбән хезмәт хакы турындагы республика килешүе проекты, төп социаль-икътисади индикаторларны ачыклау, 2013-2014 нче елларда республика халкының яшәү дәрәҗәсе, 2014 нче елга социаль-икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча эшчәнлек проекты белән бәйле мәсьәләләр каралды.
“Өч яклы комиссия утырышы иң түбән хезмәт хакы турында килешүне карап бетерергә кирәклеге турында карар кабул итте, - дип сөйләде Айрат Хәсәнов “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә. – Россиядә 1 нче гыйнвардан аның күләме 5 мең 554 сум булачак”.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә, РФ һәр субъекты иң түбән хезмәт хакының югарырак дәрәҗәсен билгеләргә хокуклы. Моны исәпкә алып, ТРда, Россия белән чагыштырганда, иң түбән хезмәт хакының дәрәҗәсе югарырак була ала, дип билгеләде түрә. Ләкин ул ассызыклаганча, аның күләме әлегә билгеләнмәгән.
“Карар, республикадагы социаль-икътисади вазгыятьне исәпкә алып, өч яклы комиссия координаторлары тарафыннан кабул ителәчәк”, - дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Шулай ук бүген өч яклы комиссиянең 2014 нче елга эшләү планы буенча мәсьәлә сөйләшенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International