ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 26нчы февральдән алып 5нче мартка чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 136 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 104 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: төзелеш – 59, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 57, транспорт һәм элемтә – 52, мәгариф – 49, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 32, күчемсез милек белән операцияләр – 28, дәүләт идарәсе – 27, икътисад эшчәнлеге – 26, сәламәтлек саклау – 19, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 13, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 11, файдалы казылмалар табу – 9, балыкчылык – 1 кеше.