Түбән Кама "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия чарасы уздырылган

2014 елның 7 марты, җомга
Түбән Кама "Балкыш"  балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге каршындагы иҗади төркем  "Сәйдәш нурлары" дигән патриотик тәрбия буенча  программаны тормышка ашыра башлаган.  Карамактагы балаларга туган илгә мәхәббәтне Салих Сәйдәшев музыкасы аша иңдерергә уйлыйлар. 
Педагоглар  балаларны туган якны өйрәнү музеена алып барганнар, рәсем конкурсы һәм туган якка багышланган интеллектуаль уен уздырганнар.
Әлеге чараларда  Салих Сәйдәшев биографиясен өйрәнгәннәр,  Түбән Кама һәм Татарстанның күренекле рәссамнары иҗаты белән танышканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International