8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көне була

2014 елның 7 марты, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
РФ Хезмәт Кодексының  112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне  эшләми торган бәйрәм көн булып исәпләнә. 2014 нче елда 8 нче март бәйрәм көне шимбә көнгә туры килә.  РФ Хезмәт Кодексының  югарыда телгә алынган маддәсе нигезендә ял көне һәм бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә.  Шулай итеп, шимбә көн ялы 8 нче марттан 10 нчы мартка күчә. 
Димәк, биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 нчы март көннәрендә ял итәбез.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International