Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларның туган көннәрен бәйрәм итәләр

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә төрле даталарга багышланган бәйрәм чаралары даими үткәрелеп килә.  Әмма иң мөһиме: балалар беркайчан да бер-берсен туган көннәре белән тәбрикләргә онытмыйлар. Тәрбиячеләр Татьяна Князева һәм Ольга Богданова ярдәме белән бер генә бәйрәм дә сюрпризлардан башка узмый.

Соңгы тапкыр да балалар янына  тәмле тамак-шук Карлсон кунакка килгән.  Ул үзенең нәни дуслары өчен эстафеталар, уеннар, төрле ярышлар үткәргән, һәр балага тәмле бүләкләр тапшырган. Туган көненә дип Әмирханга исә аермалы бүләк биргәннәр.

Белгечләр сүзләренә караганда,  мондый чаралар  балаларда хисси киеренкелекне киметергә, коллективны тупларга һәм  иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International