Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 3 нче марттан 7 сенә чаклы 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
5 март көнне Казан "Термостепс" КСУ" ААҖ хезмәткәре изоляция эшләрен башкарган чакта терәтү элементына таяна һәм 8 метр биеклектән егылып төшә.
Үлемгә китергән һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эше бара.