Түбән Каманың "Балкыш" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үз-үзеңне билгеләү буенча тренингта катнашканнар

2014 елның 7 марты, җомга
Түбән Камада "Хыял сулышы" инициатив-хәйрия  төркеме  тырышлыгы белән  Роберт Туйкин җитәкчелегендә  үз-үзеңне билгеләү буенча тренинг узган.
Әлеге чарада  Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 15 бала катнашкан.  Тренинг уен формасында узган һәм тормышның үзеңне тану, мөнәсәбәтләр, уңай киләчәк, сайлау, иҗат кебек 5 мөһим өлкәсендә белемнәр алуга юнәлдерелгән.
Әлеге очрашу турында истәлеккә һәр кешегә бандана, тынычлык һәм дуслык символы, диплом тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International