Балтачның "Наз" үзәге белгечләре яшүсмерләрнең хокук бозуларына багышланган чара уздырганнар

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Яшүсмерләрнең хокук бозулары: әйдәгез, аңлашыйк" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узган.  Чарада Зөлфирә Камалова җитәкчелегендә "Ветераннар советы"  иҗтимагый оешмасының 9 активисткасы,  Балтач районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Гөлнара Әхмәдиева,  социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина һәм "Наз" үзәге белгечләре катнашканнар.
Бу очрашуны уздыру яшүсмерләр арасында хокук бозу очраклары артуга бәйле.
Чарада катнашучылар яшүсмерләрне мәдәни, спорт-ял чараларында катнаштыру кирәклеге, ММЧның  балалар психикасына йогынтысы,  ата-аналарның җаваплылыгы турында сөйләгәннәр.
Утырыш барышында  хокук бозуларга каршы куллану өчен яхшы "корал" булырлык күп кенә тәкъдимнәр яңгыраган. Катнашучылар күп әһәмиятле сорауларга җаваплар табуга ирешкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International