Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 18 апреле, җомга
22 нче апрельдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш урыннары булмаган гражданнар өчен  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар.  Әлеге чарада  "Телетрейд-Урал"  ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.  Бу  предприятие  икътисад сораулары буенча консультант (хезмәт хакы - 20-25 мең сум),  СALL үзәк операторы (15-18 мең), җитәкче урынбасары (хезмәт хакы 40-45 мең сум)  кебек эш урыннарына вакансияләр тәкъдим итә.
Чарага килүчеләр шулай ук әлеге оешманың кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән аралаша,  вакансияләр, эш  графигы, характеры  турында тулы мәгълүмат ала алалар. 
Ярминкә сәгать 10.00 да башлана. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International