Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар "Гаилә" үзәге оештырган чараларда катнаштылар

2014 елның 18 апреле, җомга
Мәдәният елы  кысаларында Республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре балалар өчен тулы бер чаралар комплексы әзерләделәр.  Махсуслашкан учреждениеләрдә һәм күпбалалы гаиләләрдә  тәрбияләнүче балалар К.Тинчурин исемендәге  театрда "Шүрәле он-лайн", "Али-баба һәм 40 юлбасар"  дигән спектакльләр карадылар.  Шулай ук балалар Болактагы театрның "Чудим" спектаклен дә  тамаша кылдылар.
"Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен исә  "Казанның күбәләкләр паркына" сәяхәт оештырылды. 
Белгечләр сүзләренә караганда, балаларга аеруча   Татарстан Республикасы Милли музеена бару ошаган. Биредә ТР социаль приютлары балалары "Ел фасыллары" дигән экскурсиядә булганнар,  туган ягыбыз тарихы белән танышканнар, Омск музее мини-экспозициясен караганнар.
Әлеге чараларны оештыручылар К.Тинчурин исемендәге театр,  Болактагы театр, ТР Милли музее һәм Казанның күбәләкләр паркы җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International