36 социаль хезмәткәр квалификация күтәрү курсларында белем алган

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Биектау "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Социаль эш" дигән программа буенча квалификация күтәрү курслары булып узган.  Укуларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге белгечләре чыгып үткәргән. Биредә 36 социаль хезмәткәр белемнәрен тирәнәйткән.
Атна дәвамында алар "Беренче ярдәм, өлкән яшьтәге авырулар һәм аларны тәрбияләү", "Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль хезмәт үсешенең төп тенденцияләре һәм перспективалары", "Клиентлар белән эшләүдә  нәтиҗәле алымнар", "Өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын  яклау" кебек темалар буенча лекцияләр тыңлаганнар.
Социаль хезмәткәрләр биредә үзләштергән белемнәренең мөһим һәм кирәклеген билгеләп үткәннәр. Укулардан соң аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар  тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International