Тернәкләнү узучы 48 кеше "Брейн-ринг" интеллектуаль уенында катнашкан

2014 елның 18 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Брейн-ринг"  интеллектуаль уены булып узган.  Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 48 тернәкләнү узучы кеше катнашкан.
Барлык командалар да бу көнне  интеллектларын күрсәтеп, бирелгән сорауларга төгәл җаваплар биргәннәр.  Конкурсның тәнәфесләрендә исә җыр-биюләрен дә күрсәтергә өлгергәннәр.
Уен тәмамланганнан соң әлеге чараны оештыручы, аның спонсоры  -  ТР "Спорт хәрәкәте"  төбәк иҗтимагый инвалидлар оешмасы рәисе Әсхәт Галиев җиңүче командаларны билгеләгән. 1 нче урынны "Оста куллар" командасы, 2 нче урынны "Ялкын", 3 нче урынны "Карчыга" командасы яулаган. 4 нчедә исә "Ника", 5 нче урында "Тамчыкай" командалары калган.
Катнашучыларга тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International