"Волонтер" төбәкара доброволецлар хәрәкәте чираттагы грантлар конкурсы үткәрә

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда "Волонтер" төбәкара доброволецлар хәрәкәтенең иҗтимагый  коммерцияле булмаган оешмаларына кече грантлар бирү буенча 3 нче конкурс  башланып китә. Башка еллардан аермалы буларак бу елгы конкурс инде тормышка ашырылып килүче проектларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Конкурсның гомуми фонды 500 000 сумнан гыйбарәт.
Конкурс 6 номинация буенча үткәрелә:
1. Муниципаль берәмлекләрдә "Волонтер" доброволецлар отрядларын һәм агентлыкларын үстерү,
2. "Волонтер" хәрәкәтенең лидерларын мотивлаштыру механизмын булдыру һәм җәелдерү,
3. Доброволецлар эшенә халыкның төрле яшь төркемнәрен җәлеп итү,
4. Социаль эшмәкәрлек,
5. Авыр тормыш хәлендәге балаларны социаль яклау, аларны "Волонтер" үзәгенә җәлеп итү,
6. Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау.

Конкурста "Волонтер" хәрәкәтенә керүче, социаль мөһим проектларны тормышка ашыруда даими катнашучы доброволец үзәкләре, агентлыклар, отрядлар  катнаша ала.  "Волонтер" үзәгенә керми торган,  әмма конкурста катнашырга теләге булган доброволец оешмалары  исә проектларны экспертизалау моментына кадәр "Волонтер" хәрәкәтенә керү турында килешү төзергә тиешләр.
Конкурста катнашу өчен 25 нче апрельдән 15 нче майга чаклы robert001@yandеx.ru. адресына гариза юлларга кирәк.    Конкурс положениесе, гариза формасын әлеге сылтама аша узып табарга мөмкин: http://vk.com/docs?oid=-12994736.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International