Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 9 майга багышланган бәйрәм чарасы үткәрелгән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Җиңү Көне уңаеннан Тукай интернат-йортында яшәүче әби-бабайлар янына  “Әлмәт шәһәре “СМП-Нефтегаз” ААҖнең “Яз” хәйрия оешмасы вәкилләре килгәннәр. Әлеге хәйрия эшенең башлангычында компаниягә нигез салучы Фоат Комаров тора.

Өлкәннәрне бәйрәм белән тантаналы рәвештә “Яз” оешмасы җитәчесе А.Фәрхетдинов, “Алсу” фабрикасы директоры урынбасары  Р.Комарова котлаганнар.  Алар хәйрия бүләкләре – “Носкофф” оек-оекбаш эшләнмәләр тапшырганнар.  Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Теләнче Тамак авылы мәктәбе укучылары кунакларны һәм өлкәннәрне концерт белән шатландырганнар.

Чара килгән һәркем бу бәйрәмнән бик канәгать калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International