Кичә һәм бүген “Шатлык” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм чарасы үткәрелгән. 80 кеше Россия Президенты В.Путин, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Миңнегалиев, Зәй районы башлыгы Т.Воропаева исеменнән котлау открыткалары кабул итеп алган.
“Энергетик” мәдәният йорты артистлары исә ветераннарны үзләренең концерт номерлары белән шатландырганнар. Инде берничә минуттан соң ук мәртәбәле кунаклар таныш җырларын көйләп, куллар чабып утыра башлаган. Әмма ветераннар өчен иң кадерлесе бер-берсе белән очрашу, рәхәтләнеп гапләшү булган. Алар чирләре-авыртулар турында онытып торып, оныклары, балалары, тормышлары турында сөенеп әңгәмә корганнар.