Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә ветераннарны котлаганнар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үткән. Бирегә Минзәлә районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырылган. Үзәк белгечләре балалар белән бергә "Пуля өзгән юллар" дигән музыкаль-шигъри композиция әзерләгәннәр. Шулай ук сугыш тематикасына балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә дә оештырылган. Ветераннар балаларга сугыш еллары, ачлык, үлемнәр турында сөйләгән. Әлеге ике буын очрашуы балаларга терех тарих белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International